Җинаять һәм җәза
15 сентябрь 2023, 08:05

Үлемечле авария

"Тойота" килеп бәрелгәнче, тренер булып эшләүче әтисе улының өстенә ятып өлгергән...

Үлемечле аварияҮлемечле авария
Үлемечле авария

Кемнеңдер битарафлыгы, ваемсызлыгы аркасында күпме күз яшьләре, кан түгелә... Руль артына утырганда үзеңнең генә түгел, юлда йөргән бөтен кешенең дә гомере өчен җаваплы булуыңны онытмаска кирәк тә бит...

Салават районында булган юл-транспорт һәлакәте моңа тагын бер дәлил. 63 яшьлек тренерның гомерен өзгән үлемечле авария  Кропачево-Мәсәгут юлында килеп чыккан.

2023 елның җәендә гаилә югалган этне эзләп чыгып китә. Төп юлдан басу юлына борылганда артларыннан күп тонна йөк төягән КамАЗ килеп бәрелә...

Тренерның тормыш иптәше Ольга әйтүенчә, арттан КамАЗ бәрүгә алар каршы хәрәкәт юлына чыгып очалар, аннан “Тойота Рав-4” кроссоверы килеп җиткән була. Машиналарына Тойота килеп бәрелгәнче, гаилә башлыгы 9 сыйныфта укыган улының өстенә ятып өлгерә. Улының гомерен саклап кала, үзе һәлак була...

Һәлак булган тренер өч ул тәрбияләгән, бу кече улы булган. КамАЗда рульда утыручының ни өчен аларның машинасына килеп менүе дә билгеле – водителе игътибарын телефонга юнәлткән булган һәм килеп менгәнен сизми калган.

Тиздән водительга суд булачак.

Чыганак:  na-zemle-salavata.com

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас