

Башка кеше кылган җинаять өчен 13 ел утырып чыккан 80 яшьлек Фәтхулла Исхаков дәүләттән 31 миллион сум компенсация алачак.
Юрист Виталий Буркин хәбәр итүенчә, судта ул Фәтхулла бабайның мәнфәгатьләрен яклаган һәм алар әхлакый зыян өчен 450 миллион сум компенсация таләп иткән булганнар.
Аны 1959 елда ике кызны үтерүдә маташуда гаепләп кулга алалар. Совет милиционерлары тарафыннан төрле җәфалауларга дучар ителә. 2012 елда судта аңа каршы күрсәтмәләр биргән бер шаһит кызларны үзе үтерергә маташуын таный. Шулай итеп, кырын эш кырык елдан соң да беленә диюләре дөрес булып чыга, без капчыкта ятмый, тишеп чыга...
Чыганак: prufy.ru