Җинаять һәм җәза
15 сентябрь 2023, 04:48

Көнчел ир хатынының башына җиткән

Бик аяныч хәл. 

Көнчел ир хатынының башына җиткәнКөнчел ир хатынының башына җиткән
Көнчел ир хатынының башына җиткән

Благовещен районында 43 яшьлек ир хатынын үтерүдә гаепләнә. Бу хакта Башкортстанның Тикшерү комитеты хәбәр итә.

Гаепләнүче 9 сентябрендә 34 яшьлек хатыны белән икәү спиртлы эчемлек эчеп утырганнар. Бер мәлдә көнчелек аркасында низаг чыккан һәм ир хатынын нык итеп кыйнаган. Тынычлангач, икесе дә ятып йоклаганнар.

Иртән хатын бик авыртынып уянган, үзен начар хис итүе турында әйткән. Ире ашыгыч ярдәм чакырткан, әмма хатын-кыз табиблар килгәнче вафат булган.

Суд-медицина экспертизасы барышында хатын-кызның кул күтәрү нәтиҗәсендә үлүе ачыкланган. Гаепләнүче кылган эшен таныган һәм гаепле булуын яшермәгән. Аны сак астына алганнар.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас