Җинаять һәм җәза
15 сентябрь 2023, 08:25

Буян хуҗасы белән очрашкан!

Ат караклары бүген дә очрап тора.

Буян хуҗасы белән очрашкан!Буян хуҗасы белән очрашкан!
Буян хуҗасы белән очрашкан!

Ат урлаучылар бүгенге көндә дә очрый, җәмәгать. Мәсәлән, Белорет районы полициясендә шундый хәл турында сөйләгәннәр. Июнь аенда полициягә  57 яшьлек ир мөрәҗәгать иткән һәм 100 мең сумга сатып алган ак төстәге атының югалуы турында белдергән. Ат хуҗасы малкайны ирекле йөрергә чыгарып җибәрүе, ерак китмәсен өчен алгы аякларын тышаулавы турында әйткән. Көннәрдән бер көнне Буян – атның исеме шулай – һәр кич йортка кайта торган булса да, кайтмаган. Хуҗасы аны якын-тирә авыллардан, урманнардан эзләгән.

Тагын да берникадәр вакыттан соң иргә Учалы районының Миндәк авылында ак төстәге ат күрүләре турында хәбәр биргәннәр. Фотодагы сурәттә хуҗасы Буянны таныган. Һәм тиз арада Учалыга юлланган. Ат һәм хуҗасы очрашканнар.Ир полициягә каракның кем булуын ачыклауларын сорап мөрәҗәгать иткән. Ат буры Шыгай авылыннан 31 яшьлек моңа кадәр берничә тапкыр хөкем ителгән ир булып чыккан. Ул эчәргә яратуы, акчага мохтаҗ булуы турында сөйләгән. Буянны да сатып акча эшләргә уйлаган...

 Хәзер полиция  караклык турында җинаять эше кузгаткан. Материаллар судка тапшырылган.

Чыганак: Башинформ.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас