Җинаять һәм җәза
14 сентябрь 2023, 08:21

Качып ерак китәлмәгән

Бөгелмә шәһәрендә бер ир, хатынының арестка салынган машинасына утырып качкан.

dzen.ru Качып ерак китәлмәгәнdzen.ru Качып ерак китәлмәгән
Качып ерак китәлмәгәнФото:dzen.ru

 

Хатын, руль артына исереп утырып, полиция хезмәткәрләренә эләккән булган. Аңа 30 мең сум штраф салганнар. Әмма ул аны түләргә ашыкмаган. Приставларга Лада Приора машинасына арест салырга туры килгән.

Хатын суд приставлары белән сөйләшеп торган арада, машинада утырган ир рульга утырган да җилләр искән. Әмма күпмедер вакыт үткәч, ул шалтыратып машинаның кайдалыгы турында хәбәр иткән.

Суд приставлары машинаны махсус стоянкага алып киткән, хатын штрафын түләмичә, машинасын ала алмаячак.

Чыганак: tatpressa.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас