Җинаять һәм җәза
14 сентябрь 2023, 08:16

Аю мае сөрткән

Гомеренең 28 елын тимер рәшәткәләр артында үткәргән ир тагын эләккән...

v-shature.ru Аю мае сөрткәнv-shature.ru Аю мае сөрткән
Аю мае сөрткәнФото:v-shature.ru

 

14 тапкыр хөкем ителеп, 28 ел гомерен тимер рәшәткәләр артында үткәргән ирне полиция хезмәткәрләре Мәскәү шәһәрендә тагын кулга алганнар. Бу юлы ул урлашып эләккән.

52 яшьлек татарстанлы Ленинград вокзалында утырганда, янындагы пассажирның йоклап киткәнен күрә дә аның сумкасын урлый. Сумка эчендә паспорт, берничә банк картасы, гаджетлар булган.

Каза күрүче уянгач, сумкасын табалмыйча вокзалда кизү торган транспорт полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә. ППС хезмәткәрләре тиз арада кулы озын ирне эзләп табалар.

Чыганак: tatpressa.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас