

Самарада эшкуарны урлаганнары өчен хөкем ителгән “Неверовские” оешкан җинаятьчел төркем әгъзалары, тикшерү материалларын, ашап, юк итәргә тырышкан, әмма ялыгышып, документларны бутаганнар.
Дүрт бандитка 5тән алып 16 елга кадәр төрмә срогы биргәннәр. Алар хөкем карары белән риза булмыйча шикаять бирә һәм судтан җинаять эше материаллары белән танышуны сорый. Конвой аларны Самара өлкә суды бинасына алып килә, аннары утыртып алып китә. Әмма суд хезмәткәрләре җинаять эшенең бер өлеше юкка чыгуны сизеп кала. Моннан соң автозакны тентеп чыгалар һәм урланган документларны табалар. Шулай да документларның бер өлеше җитешми. Тикшерү фикеренчә, хөкем ителгәннәр бу кәгазь битләрне ашаган. Тик вәт бәла – алар кәгазьләрне бутаган һәм кирәкмәгән документларны юкка чыгарган.
Хәзер инде җинаятьчел төркем әгъзалары янә суд каршына басачак. Бу юлы – гадел хөкемгә каршылык комачаулаганнары өчен.
Чыганак: lenta.ru