

Күгәрчен районара суды “вазифа бурычларын үтәүче власть вәкиленә карата сәламәтлек өчен хәвеф белән янаган көч куллану” маддәсе буенча кузгатылган җинаять эшенә карата хөкем карары чыгарды. БР Пркуратурасында хәбәр итүләренчә, 2022 елның июлендә Йомагуҗа авылында ЮХХДИ хезмәткәре 43 яшьлек ир идарә иткән “ВАЗ-2108” маркалы автомобилен туктаткан.
Исерек булу билгеләренә карамастан, водитель медицина тикшерүе турындагы таләпне үтәмәгән, шуңа күрә транспорт чарасын кулга алу карары кабул ителгән.
Тик исерек водитель, полицейскийның законлы гамәлләре белән риза булмыйча, багажниктан бензин тулы канистраны китереп чыгара да, үз машинасы ут төртергә җыена. ЮХХДИ хезмәткәре, әлбәттә, водительне туктатмакчы була, нәтиҗәдә аның формасына бензин чәчри. Моны күргән водитель инспектор киеменә ут төртә. Инспектор аны үзаллы сүндерә, аның куллары пешә.
Водитель гаебен өлешчә генә таный. Суд аңа ике ел да алты айга гомум режимлы холык төзәтү колониясендә ирегеннән мәхрүм ителү җәзасын билгеләгән.
Хөкем карары әле үз көченә кермәгән.
Чыганак: bashinform.ru