Җинаять һәм җәза
12 сентябрь 2023, 09:30

Банкомат янында кем беләндер озаклап телефоннан сөйләшеп торган...

Моны күргән полицейскийлар шикләнгән. 

Уфа буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсеннән.Уфа буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсеннән.
Фото:Уфа буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсеннән.

Уфа буенча Эчке эшләр министрлыгы идрәсендә хәбәр итүләренчә,  хокук сакчылары  сәүдә үзәге павильонында банкоматлар янында берөзлексез телефоннан сөйләшеп торучы пенсионерны күреп калган. Полициядә эшләүче ханымнар ирне мошенниклар йогынтысындадыр  дип шикләнгән.  Алар иргә телефоннан мошенниклар белән сөйләшкәнен аңлатырга тырышкан. Тәүдә пенсионер полицейскийлар белән аралашудан баш тарткан,  әмма бераздан алар ирне полиция бүлегенә барырга күндергән.

Анда ир иртәдән башлап билгесез кеше шалтыратуын сөйләгән. Үзләрен үзәк банк хезмәткәрләре дип таныштырып, алар җинаятьчеләрнең пенсионер исеменә кредит рәсмиләштерергә җыенуларын сөйләгәннәр. Аферистларны ачыклар өчен шалтыратучылар иргә шундый ук заем рәсмиләштереп, акчаларны хәвефсез исәпкә күчерергә тәкъдим иткән. Җинаятьчене ачыклагач та бар акчалар да сезгә кайтарылачак, дип ышандырган алар. Пенсионер бу сүзләргә ышанган һәм телефон аша шалтыратучыларның инструкцияләре буенча  650 мең сум кредит алырга дип банкка киткән. Аннары Ферин урамындагы кибетләрнең берсендәге банкоматка юл тоткан. Полиция хезмәткәрләре ярдәмендә пенсионерның акчалары үзе янында калган.

Мошенниклык очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.

Я Ходай! Тагын күпме беркатлы гражданнарыбыз мошенниклар тозагына эләгер икән? Көн саен язып, күрсәтеп, сөйләп торган өстенә...

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас