

Белорет районында ЮХХДИ хезмәткәрләре юлда бер таксины туктатып, водителенең документларын тикшерергә уйлаганнар. «Лада Ларгус» автомобиле руле артында Абҗәлил районында яшәүче 23 яшьлек шофер утырган. Егетнең исем-фамилиясен ЮХХДИ базасыннан карагач, аның быел җәй каршы полосага чыгып, юл йөрү кагыйдәләрен бозганы өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм булуы ачыкланган. Шулай да, егет барыбер руль артына утырган, таксист булып эшләвен дә дәвам иткән.
Полиция хезмәткәрләре туктаткан вакытта автомобильдә тагын өч пассажир булган, алар Уфадан Магнитогорск шәһәренә китеп барганнар. Машина йөртүчегә карата яңа протокол төзелгән, машинаны "штрафстоянка"га җибәргәннәр.
Пассажирлар белән нәрсә булганы билгесез. Магнитогорскига барып җитү өчен тагын такси чакыртканнардыр инде.. .
Фото: Алексей Сухоруков.