

Стәрлетамакта яшәүче элекке тәрбияче хатынга хөкем карары чыгарганнар. Ул былтыр сенябрьдә дүрт яшьлек кыз баланың иреннәренә суккан. Република прокуратурасында хәбәр итүләренчә, хатынга бер ел дәвамында белем бирү учреждениеләрендә эшләү һәм педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнү тыела.
Моннан тыш, суд аңа 160 сәгать мәҗбүри эшләр башкаруны билгеләгән. Гаепләнүче хатын балалар бакчасы тарафыннан эштән җибәрелгән. Ә гаебен ул барыбер танымаган.
Вакыйга балаларның йокы сәгатендә теркәлгән. Яшь тәрбияче, кыз бала яткан кровать янына килеп, аңа берничә тапкыр суга.
Чыганак: bashinform.ru