Җинаять һәм җәза
8 сентябрь 2023, 10:25

Чит кеше йорты дип тормаганнар

6, 8, 12 яшьлек караклар хәзер полициядә контрольдә.

Чит кеше йорты дип тормаганнарЧит кеше йорты дип тормаганнар
Чит кеше йорты дип тормаганнар

 Нефтекамада кече яшьтәге балалар шаярып, кеше йортына кереп урлашырга җөръәт иткәннәр. Уйланган эш – эшләнгән эш, диләрме әле? Шулай итеп, 6, 8, һәм 12 яшьлек малайлар көпә-көндез кеше йортыннан 15 мең сумлык сәпидне чәлдереп тә чыкканнар. Йорт хуҗасы сәпиднең югалганын күреп, полициягә мөрәҗәгать иткән. Тикшерә торгач, бәләкәй караклар кулыннан зыян күргән тагын бер кеше ачыклана. Ул урлашуларга балигълык яшенә җитмәгән малайларның катнашлыгы барлыгын белгән. Шулай итеп, полицейскийлар малайларның шәхесен ачыклаган. 6, 8, 12 яшьлек караклар гаепләрен таныганнар.  Алдан ук планлаштырып, сәпидне чәлдерергә ниятләүләре турында да сөйләгәннәр.

Хәзер үсмер караклар полициядә профилактик учетка куелган. Сорау туа: шушы яшьтән үк  урлашу юлына баскан малайлардан киләчәктә кем чыгар соң?

Чыганак: Башинформ.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас