

Стәрлетамакта яшәүче 18 яшьлек егет сөйгәне белән очрашыр өчен җинаятькә барган. Моның өчен ул ике балигъ булмаган үсмер белән машина урларга уйлаган. Әмма русча әйтмешли, “все оказалось не так просто”. ВАЗ-2105 машинасын кабызыр өчен алар күрше кварталда парковкада торган ВАЗ-2106 машинасының аккумуляторын чәлдергән. Аккумуляторны салдырып алып, аны икенче машинага куйгач, егетләр Авыргазы районында яшәгән кыз янына юлланганнар.
Икенче көнне Стәрлетамак шәһәре полициясенең дежур частена ВАЗ-2105 машинасын урлаулары турында гариза белән мөрәҗәгать итәләр. Машина хуҗасы сүзләренчә, транспорт чарасын төнлә Коммунистик урамыннан урлаганнар.
Полициянең барлык хезмәтләренә, шулай ук якын-тирә районнарга да урланган машинаның билгеләрен хәбәр итәләр. Авыргазы районының дәүләт автоинспекторлары ориентировка буенча урланган машинаны күрә һәм Наумкино авылының Ударная урамында туктата.
“Урлау”, “Балигъ булмаганнарны җинаятькә җәлеп итү” маддәләре буенча җинаять эшләре кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Урланган машина тартып алынган.
Чыганак: bashinform.ru