

Республиканың Милли банкының матбугат хезмәте телефон аша мошенниклык очракларының яңа схемасы турында хәбәр итә. Хәзер аферистлар, әңгәмәдәшләренә җыйган акчаларын арттырырга тәкъдим иткәндә Дәүләт хезмәтләре порталыннан шалтыратабыз, диләр. Алар процент ставкасының артуы һәм шул уңайдан вкладлар ставкалары артуы турында сөйли. Һәм... гадәттәгечә. Кешегә җыйган акчаларын хәвефсез исәпкә урнаштырырга тәкъдим итәләр. Ә бонус рәвешендә аңа кэшбек вәгъдә итәләр (күпләребез надан к та, “кэшбек”ның нәрсә икәнен яхшы беләбез). Арытаба, әңгәмәдәшкә чын-чынлап ышанган “клиент” аларга банк кушымтасының кодын хәбәр итә һәм акчаларыннан колак кага.
“Үзәк банк хезмәткәрләре, кешеләргә шалтыратып, беркайчан да шәхси мәгълүматны сорамый һәм исәпләр белән бәйле операцияләр башкарырга тәкъдим итми. Бу уңайдан сорауларыгыз туган очракта үзегезнең банкка шалтыратыгыз”, – дип искә төшерде БР Милли банкының хәвефсезлек хезмәте начальнигы вазифасын башкаручы Рамил Нәсыйбуллин.
Чыганак: bashinform.ru