

Уфаның Совет районы суды 234нче балалар бакчасының элеккеге мөдире Гүзәл К.ны мошенниклыкта һәм вазифа биләгән чорында рәсми документларга ялган мәгълүмат кертүдә гаепле дип таба. Аңа өч ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү билгеләнгән. Сынау вакыты да – шул ук срокта. Гаепләнүче китерелгән зыянны капларга тиеш, дип хәбәр итә Башкортстан Прокуратурасының матбугат хезмәте.
Ханымны нәрсәдә гаеплиләр соң? 2018 елдан 2022 елның гыйнварына кадәр Гүзәл К. балалар бакчасына үзенең танышын тәрбияче ярдәмчесе вазыйфасына эшкә “алган”. Ялган мәгълүмат белән “эшкә урнаштырган”. Чынлыкта танышы садикта эшләмәгән, ә мөдир аның өчен гомум суммасы 1 млн. сумнан артып киткән хезмәт хакы алып яткан.
Иң гаҗәбе – гаепләнүче үз гаебен өлешчә генә таныган.
Чыганак: kommersant.ru