

Башкортстанда мошенниклар гамәлләреннән Инзәрдә яшәүче 48 яшьлек ир зыян күргән. Аферистлар тозагына эләгүе хакында ул полициягә хәбәр иткән. Аңа “банк хезмәткәре” шалтыраткан да, шәхси кабинетыңа кергәннәр дип алдап, әңгәмәгә җәлеп иткән. Шалтыратучыга ышанып, ир, шикләнмичә, җибәрелгән сылтама аша үткән. Беренче карашка, сылтама аңа гадәти, стандарт булып тоелган. Әмма шул ук мизгелдә ир, бу гамәлләре белән мошенникларга гаджетны дистанцион рәвештә (удаленно) куллану мөмкинлеген бирүен аңлаган. Чөнки телефон аның катнашлыгыннан башка эшләгән, ул бу моментта гаджеты белән идарә итә алмаган. Ул банк кушымтасында 1 миллион сумга кредит рәсмиләштерелүен күргән. Ә соңрак аферистлар QR-код ярдәмендә банкоматтан 920 мең сум акчаны салдырып алган.
Әйткәндәй, кичә миңа да мошенниклар шалтыратты. “Совершали ли вы какие-нибудь действия в личном кабинете сегодня”, – дип сорады телефоннан бер ир тавышы. Элемтә начар иде, әңгәмәдәшем дә махмырдан айнып бетмәгән кебек сөйләште (ә бит чын банк хезмәткәрләре матур итеп сөйләшә). Ярты сүзен аңламадым, яртысын ишетмәдем, аптырап, трубканы шалтыратучы үзе куйды.
Әниемә дә шалтыратканнар. Шалтыратучы ир үзен тикшерүче дип таныштырган. Әниемә: “Сезнең исемгә нотариаль ышаныч кәгазе рәсмиләштерделәр...” – дип тезеп киткән. Әниемә исем-шәрифләре белән эндәшкән (миңа исем белән эндәшмәделәр). Тик ул шалтыратучы да нишләптер трубканы үзе ташлаган...
Кыскасы, берүк сак булыйк, җәмәгать. Эшләп тапкан акчаларыбыздан колак какмыйк!
Чыганак: bashinform.ru