Җинаять һәм җәза
2 сентябрь 2023, 18:42

Бу хатын ялган "права" белән йөргән

Көннәрдән бер көнне ЮХХДИ хезмәткәрләре аны туктаткан. 

Бу хатын ялган "права" белән йөргәнБу хатын ялган "права" белән йөргән
Бу хатын ялган "права" белән йөргән

Мишкә районында ЮХХДИ хезмәткәрләре «Suzuki» машинасында ялган таныклык белән йөрүче хатын-кызны туктатканнар. Документ 35 яшьлек ир-атныкы булган. Бу хакта Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр итә.

"Права"сыз руль артына утырганы, дәүләт органында теркәлмәгән автомобиль белән идарә иткәне һәм ОСАГО полисы да булмаганы өчен административ материал төзелгән. Ялган документлар белән йөрү факты буенча аны полиция бүлегенә тикшерү өчен алып килгәннәр. Автомобиль махсус автостоянкага урнаштырылган.

Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас