

Ишембай районы буенча полициягә 46 яшьлек ир мөрәҗәгать иткән. Ул кәрәзле телефоннарын, акчасын һәм УАЗ маркалы эш машинасын урлап алып китүләре турында сөйләгән.
Ир предприятиеләрнең берсендә каравылчы булып эшли икән. Әлеге хәл булган көнне ул төнге сменада булган. Урамда чит тавышлар ишетеп, тышка чыкса, территориядә бергә эшләгән хезмәттәшем күргән. Напарникның ял көне булган. Ир аңа өенә кайтып ял итәргә киңәш иткән, ләкин тегесе тыңламаган.
Сүз артыннан сүз чыгып, ирләр арасында низаг чыккан. Әлеге күңелсез хәл низаг белән генә тәмамланмаган: напарник ирне тукмый башлаган, акча таләп иткән. Күп тапкырлар сукканнан соң, ир хушын югалтып егылган. Аңына килгәндә 2 мең сум акчасы, ике кесә телефоны һәм автомобиле юклыгын аңлаган.
Полиция 18 яшьлек сугыш чукмарын тоткарлаган. Ул машинаны йөреп килергә алдым дигән. Телефоннарны хуҗасына кире кайтарганнар, ә менә акчаны хулиган үз кирәк-ярагына тотып беткән. Хәзер инде талау факты буенча хулиганга карата җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итәләр республика Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.