Җинаять һәм җәза
31 август 2023, 06:50

Чит кеше картасына кызыкмагыз!

Урамда тапкан картадан файдалану – караклык.

Чит кеше картасына кызыкмагыз!Чит кеше картасына кызыкмагыз!
Чит кеше картасына кызыкмагыз!

Караклык ул – кеше кесәсеннән әйбер чәлдерү генә түгел. Урамда, җирдә аунап яткан чит банк карточкасы табып, аны куллансаң да, караклык санала. Екатеринбургта нәкъ шундый хәл булган – полиция чит карта белән кибеттә товар сатып алган ирне эзли.

Эш шунда – хокук саклау органнарына картасын югалткан кеше мөрәҗәгать  һәм счетыннан 15 мең акчаның югалуы турында  әйткән. Силовиклар карта кулланылган кибетне тиз ачыклаганнар. Видеокамералар да ярдәмгә килгән.

Карак сатып алган товарларга караганда, ул хатын-кыз белән очрашуга әзерләнгәнгә ошаган:  сыра, аракы, тәмәке, креветкалар, чипсы, фасоль һәм ...презервативлар сатып алган.

Полициядә “чит кеше картасын файдалану – караклык, аның өчен җинаять җаваплылыгы каралган” дип кисәтәләр.

Чыганак: Лента.ру

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас