Җинаять һәм җәза
30 август 2023, 10:35

Рекорд куючы карак...

Бер наркоман 25 яшенә җитеп, 70 тапкыр урлашканнан соң, хокук сакчылары кулына эләгә.

Рекорд куючы карак...Рекорд куючы карак...
Рекорд куючы карак...

Бер наркоман 25 яшенә җитеп, 70 тапкыр урлашканнан соң, хокук сакчылары кулына эләгә.

   Ринатка һәрчак диярлек 20 яшьлек Таня дигән кыз “ярдәм” итә. Алар хастаханәләргә кереп кием элгечендә эленеп торган киемнәрнең кесәләрен бушата, еш кына дәваханәләргә үтеп кереп, палаталар буйлап йөреп, кулларына яткан бар нәрсәләрне эләктерә һ.б.

   Берчак Ринат, сантехник артыннан фатирга үтеп кереп, ул ванна бүлмәсендә кранны төзәткән арада, хуҗаларның бик күп кыйммәтле әйберләрен алып чыга.

   Бурны бер очрак харап итә: танышларында кунак булганнан соң, ул “рәхмәт йөзеннәндер” инде, аларның акчаларын урлап чыгып китә. Һәм наркотиклар сатып ала. Танясы белән кәеф-сафа корып утырган вакытларында эләктерә аларны закон сакчылары.

   Егетнең судтагы караклык “эше” 10 томга кадәр барып баса. Суд барган вакытта хөкем карарын гына да 2 сәгать дәвамында укыйлар.

 Фото: iphones.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас