

Мәскәү шәһәрендә Лыткаринск шәһәрендә федераль судья булып эшләүче Сергей Котовны 9 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр һәм 26 миллион сум штраф салганнар. Колониядән чыккач ул биш ел суд системасында, хокук саклау органнарында һәм дәүләт хезмәтендә эшли алмаячак.
Хөкем карары “Гарантия” адвокатлар коллегиясе адвокаты Ирина Кувакина да яңгыраган: ул ришвәт бирүдә арадашчы булган. Аны суд 5,5 елга ирегеннән мәхрүм иткән һәм колониядән чыккач 4 ел адвокат булып эшли алмый. Аңа 13 миллион сум штраф түләргә туры киләчәк.
Тикшерүчеләр әйтүенчә, 2021 елның гыйнварында Котов наркотик һәм корал сату белән шөгыльләнгән төркемнең эшен карап бетә. Аңа адвокат Кувакина аерым суммага кайбер дәлилләрне исбат ителмәгән итеп табылуын үтенеп мөрәҗәгать итә. Шулай ук ул РФ Җинаять-Җәза кодексының 210 маддәсе буенча гаепләүне бетерүне үтенә. Бу маддә җинаятьнең җинаятьчел төркем тарафыннан кылынуын күрсәтә һәм җәза вакытын күбәйтә. Тикшерүчеләр судья 13 миллион сумга ризалашкан дигән фикердә.
11 гыйнварда адвокат судьяга бу акчаны тапшырганда кулга алына.
Судья үзенең гаебен танымаган. Ул хөкем карарының проектын 23 декабрьдә үк әзерләп куюын әйткән. Шуңа да гыйнвар аенда ул җинаятьчеләрнең җинаять вакытын азайта алмаган. Судьяның адвокатлары хөкем карарына шикаять язачакларын әйткән. Алар фикеренчә, адвокат Кувакина судья белән сөйләшәм дип, җинаятьчеләрне алдап акча алган һәм үзенә калдырырга уйлаган булган.