Җинаять һәм җәза
29 август 2023, 07:15

Курьерны 30 килограммнан артык наркотик белән тоткарлаганнар

Ирне сак астына алганнар. 

nasrf.runasrf.ru
Фото:nasrf.ru

Уфада полицейскийлар наркотиклар таратуның эре каналын ачыклаганнар. Салават Юлаев проспектында туктаткан машинада соры матдә тутырылган пакет тапканнар. Тикшерү үткәргәннән соң, анда 150 грамм амфетамин булуын раслаганнар.

РФ Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирин Волк хәбәр итүенчә, 2022 елның февраленнән бер ир үсемлектән ясалган һәм синтетик чыгышлы наркотиклар саткан. Ул аларны закладкалар ярдәмендә тарату белән шөгыльләнгән. Шикләнелүче сүзләренчә, ул наркотикларны федераль трасса буенда урнашкан урман полосаларыннан алып, арытаба аларны кечерәк партияләргә (капларга) тутырган. Шикләнелүче яшәгән адрес буенча таблеткалар һәм порошок тутырылган пакетлар табылган. Экспертлар ясаган нәтиҗә буенча, төргәкләрдә 8 килограммнан артык “экстази”, 15 килограммнан артык гашиш, өч килограмм мефедрон  булган. Киндераш тутырылган савыт та табылган. Моннан тыш, оперативниклар  республика районнарының яшерен урыннарыннан 200 граммга якын мефедрон, 50 граммга якын кокаин һәм өч килограммга якын гашиш алган.

“Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча тикшерүчесе РФ Җинаять  кодексында билгеләнгән маддәләр буенча җинаять эшләре кузгатылган. Фигурант сак астына алынган. Тикшерү дәвам итә",  – дип билгеләп үтте Ирина Волк. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас