

Хокук саклау органнарында Уфада яшәүче исерек ир хәрби комиссариатның җыелма пунктына ут төртмәкче булган дип шикләнәләр.
Бүген иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә 21 яшьлек беркайда да эшләмәүче исерек егет Революцион урамында урнашкан җыелма пунктка биш литрлы канистра бензин һәм шырпы тоып килгән. Әмма полиция хезмәткәрләрен күреп, качкан. Ирне тоткарлаганнар һәм полиция бүлегенә алып килгәннәр. Аның бензин һәм шырпы белән хәрби комиссариат тирәсендә нишләп йөрүен ачыклыйлар.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.