Җинаять һәм җәза
29 август 2023, 05:48

Чиновниклар белән очрашуга граната алып килгән

Әстагъфирулла! 

klublady.ruklublady.ru
Фото:klublady.ru

Севастопольдә  урман сагы буенча участковый сенатор Екатерина Алтабаева һәм губернатор урынбасары Александр Калугин белән очрашуга “сакчыларны тикшерер өчен”  граната алып килгән.

“Инцидет Крым ДТП ЧП” Телеграм-каналы язуынча,   Мекензи тауларындагы 49 яшьлек урман сагы  участковыен махсус операциядә катнашучыларга  ташламалар турында фикер алышу  өчен   гражданнарны кабул итүгә чакырганнар. Тыныч кына әңгәмәләшеп утырганда урманчы кесәсеннән Ф-1 гранатасы муляжын китереп чыгарган. 

Соңрак ир аңлатуынча, ул бернинди начарлык кылырга планлаштырмаган. Мондый стандарт булмаган юл белән ул нибары сак хезмәтен тикшерергә уйлаган. Урманчы фикеренчә, сак хезмәткәрләре үз эшләрен тиешенчә җитди башкармый.

Иргә бу хәлне җентекләп аңлатыр өчен полиция бүлегенә килергә кушканнар.
Әйткәндәй, моңа кадәр урманчы  корал саклау һәм сату өчен хөкем ителгән булган. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас