Җинаять һәм җәза
29 август 2023, 14:19

Авария ясаган исерек депутатның анализлары аның аек булуын күрсәткән (ВИДЕО)

Безнең илдә мондый хәлләр еш очрый...

SHOT Telegram-каналы.SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы.

Воронеж  өлкәсендә исереклек билгеләре булган депутат үзенең Lexus машинасында пенсионер хатынныы таптаган. Әмма экспертиза аның аек икәнлеген күрсәткән. Әйе, юл-транспорт һәлакәтен  рәсмиләштерергә килгән инспектор водитель урынына анализ тапшырса, шулай  да булырга мөмкин...

Кеше үлеменә китергән авария Лиски шәһәренең Ленин урамында май ахырында теркәлгән. 73 яшьлек эшкуар һәм шәһәр округы депутаты Анатолий Шабанов Lexus машинасында  светофорның яшел сигналына “зебра” аша юлны кичкән 75 яшьлек хатынны таптаган. Соңрак ул алган тән имгәнүләрдән дәваханәдә үлгән.

Авария урынына килгән ЮХХДИ инспекторы Чусов Шабановны исерекме, юкмы икәнлеген ачыклар өчен анализ тапшырырга алып барган. Әмма тикшерү күрсәтүенчә, бу эшне ул үзе эшләгән – депутат урынына сидеген тапшырган. Анализ водительнең аек булуын күрсәткән.

Әмма ЮХХДИ инспекторының бу кылыгы  ачыкланган – аңа каршы “Вазифа вәкаләтләрен арттыру” маддәсе буенча җинаять  эше кузгатканнар. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас