

Бүген телефон трубкасын алырга да куркыныч. Минут саен ят номерларның шалтыратуы күңелгә шом сала. Трубканы алмас идең, уку яки эш буенча кирәкле кеше булып куюы бар. Алсаң, “Сезгә генә махсус тәкъдим бар”, дигән колакка токмач элүче булып чыга.
Уфа шәһәрендә дә 66 яшьлек бер пенсионер өч кредит алып, мошенникларга 6 миллион сум акча күчергән.
Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, телефон мошенниклары каза күрүче белән берничә көн бәйләнеш тоткан. Пенсионерка, җитмәгән акчаны банклардан кредитка алып, төрле банкоматлар аша 20 тапкыр акча салган.
Бер тәүлек эчендә Башкортстан кешеләре мошенникларга 15 миллион сум акча күчергәннәр.
Телефон мошенниклары абонентка шалтыратканда, алар еш кына аның исеме һәм атасы белән шалтыраталар. Бу ышанычны арттыра.
Әгәр сезгә шалтыратканнар икән һәм сезнең картадан акча күчерергә маташулары турында сөйли башлаганнар икән:
Чыганак: ufa.kp.ru