Җинаять һәм җәза
28 август 2023, 08:01

Намуслы карак булып чыккан

Барысы да шундый булса икән!

Подмосковьеда яшәүче ир Wildberries  складыннан 300 смарт-сәгать алып чыккан. Бер атна дәвамында яшь ир аларны нишләтергә икәнен белми аптырап йөргән, соңыннан полициягә килгән.

SHOT Telegram-каналы язуынча, 17 август кичендә 29 яшьлек Әмин Wildberries-ның Подольск янындагы Коледино авылындагы складына төшкән. Анда ул,  Poco Watch GL маркалы сәгатьләр тутырылган тартмалар күреп, аларны сумкасына тутыра башлаган. Баедым, ахры, дип, бәхетле егет үзе яшәгән Люберцы шәһәренә кайтып киткән.

Бер атна дәвамында ул аларны сатарга теләгән, хәтта тагып  та йөргән. Әмма сата да алмаган, тагып йөрү дә әллә ни канәгатьлек хисе китермәгән. Җитмәсә, Әминне вөҗдан газаплары җәфалаган.  Ахырда ул полициягә килеп, барын да ачыктан-ачык сөйләп биргән, 300 смарт-сәгатьнең барысын да хокук саклау органнарына тапшырган. 
Тик шулай да бу гына егетне коткармаячак: Әмингә каршы “Караклык” маддәсе буенча җинаять эше ачканнар. Аңа алты елга кадәр төрмә срогы яный.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас