

Санкт-Петербургның көньягында урнашкан Купчино районында бер ир кичке аш пешермәгәне өчен сөяркәсен өченче кат тәрәзәсеннән ыргыткан.
Имгәнгән хатынны авыр хәлдә дәваханәгә алып киткәннәр. 49 яшьлек төрле эштә эшләп йөрүче ир кичке аш әзер булмавына чыгырыннан чыгып, сөяркәсенә ташланган. Бу хакта медиклар һәм полициягә хатын үзе сөйләгән.
Табиблар зыян күрүчедә баш мие җәрәхәтен, бил сөякләренең ябык сынуын, эчке органнарының зарарлануын, икенче дәрәҗәдәге травматик шок, гематомалар, җәрәхәтләр һәм биеклектән егылу аркасында барлыкка килгән башка җәрәхәтләрне ачыклаган. Моннан тыш, хатында буу билгеләре дә бар.
Соңрак явыз ирне тоткарлаганнар. Элегрәк ул наркотиклар өчен хөкем ителгән булган.
Шундый юньсез кеше белән мөнәсәбәтләр корганчы, ялгызың булу күпкә яхшырактыр ул...
Чыганак: lenta.ru