Җинаять һәм җәза
25 август 2023, 05:36

Велосипедта баручы өч баланы йөк машинасы таптаган, барысы да һәлак булган

Өч гаиләгә коточкыч кайгы килгән...

t.me/mvd26russit.me/mvd26russi
Фото:t.me/mvd26russi

23 августта Ставрополье краенда Пятигорск шәһәре янында трассада 11, 12 һәм 13 яшьлек балалар велосипедта барганда һәлак булган. Аларны йөк машинасы таптаган һәм качып киткән.

Авария 16. 30 сәгатьтә «Обход города Пятигорска» трассасының 3нче километрында була. ЮХХДИ белешмәсе буенча, йөк ташый торган «Газель» дистанция сакламыйча яшь спортчыларны таптаган. 3 бала да урында ук үлгән. «Газель» белән Петровский округында яшәүче 33 яшьлек ир-ат идарә иткән.

Крайның спорт министры Борис Семеняк сүзләренчә, балалар маунтинбайк буенча ярышлардан кайтып килгән. «Ярыш берничә көнлек. Кайтканда алар протоколны бозып, үзләре кайтырга чыккан, тренер машинада алдан барган», – ди ул.

Якынча белешмә буенча, спортчылар тренер белән бара, тик, нигәдер, ул колонна алдыннан җиңел машинада була.

Төбәк башлыгы Владимир Владимиров мәрхүмнәрнең якыннарының кайгысын уртаклашкан.

Соңрак балаларны таптаган «Газель» йөртүчесен тоткарлаганнар. Аңа гаепләү белдерелгән. Башта авария урыныннан качып киткән йөртүче, тоткарлагач, гаебен тулысынча таныган. Аңа карата җинаять эше ачылган.

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, мәрхүм балалар шөгыльләнә торган 4нче спорт мәктәбендә тренер булган хатын-кыз тоткарланган. Ул балаларны карарга тиеш булса да, колонна алдыннан машинада барган. Бу – балаларның иминлеге кагыйдәләрен боза.

«Ул мәктәп укучыларының тизлекле автомобиль трассасында тренировка процессына юл куйган. «Обход Пятигорска» Р-217 юлы участогында велосипедчы 3 спортчы бала авариядә үлде», – диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә. 

Чыганак: "Интертат"

Читайте нас