+21 °С
Болытлы


Бурлар тик ятмый, җәмәгать. Уфаның Карл Маркс урамында урнашкан кибеттән караклар 3 миллион сумлык Apple техникасын алып чыкканнар. Бу хәлне кибеттәге видеокамера хәтерендә калдырган. Хәзер полиция хезмәткәрләре гомум бәясе 3 миллион сумлык 72 айфонны һәм 500 мең сум тере акчаны урлаган каракларны эзли. Полициядә аңлатуларынча, бурлар телефоннар һәм акча салынган ике тимер сейфны чәлдергәннәр.