Җинаять һәм җәза
25 август 2023, 05:30

30 яшьлек хатын әнисен тереләй күмгән

Волгоград өлкәсенең Ольховка авылында коточкыч хәл булган.

iz.ru 30 яшьлек хатын әнисен тереләй күмеп куеп үтергәнiz.ru 30 яшьлек хатын әнисен тереләй күмеп куеп үтергән
30 яшьлек хатын әнисен тереләй күмеп куеп үтергәнФото:iz.ru

 Анда бер хатын әнисен тереләй күмеп куйган. Бу хакта җирле тикшерү комитеты хәбәр итә.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, 30 яшьлек исерек хатын 52 яшьлек әнисе белән низагка кергән һәм аның башына берничә тапкыр чүкеч белән суккан. Аннары әнисен тереләй чокырга күмеп куйган.

Җинаяте турындагы серне ул бергә яшәүче иргә чишкән, ә ир бу хакта полициягә хәбәр иткән.

Суд-медицина экспертизасы хатынның сулыш юлына туфрак эләгү сәбәпле, һава җитмәүдән үлүен ачыклаган.

Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Хатынга 15 ел төрмә яный.

Чыганак: vatantat.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас