Җинаять һәм җәза
23 август 2023, 14:32

Таҗик егете иртән йөгерергә чыккан кызга “шортыең кыска”, дип һөҗүм иткән (ВИДЕО)

Шулай, җәмәгать, килер бер көн, безгә хәтта үз илебездә урын калмас...

SHOT   Telegram-каналы.SHOT   Telegram-каналы.
Фото:SHOT   Telegram-каналы.

Телеграм-каналларда хәбәр итүләренчә, Подмосковьеның Нахабино шәһәрендә  Таҗикстаннан килгән бер мигрант иртән йөгерергә чыккан яшь кызны кыйнаган. Хәл болай булган. Йөгереп китеп барган кызның каршына бер егет чыккан. Тәүдә кыз, егет нидер сорамакчы икән, дип уйлаган.

Тик кызның шортые кыска булуга  ачуы килгән егет: “Ты че так выглядишь?” – дип кычкыра, мыскыллый башлаган. Шул мизгелдә кыз читкәрәк китәргә теләгән, әмма мигрант аны кулыннан эләктереп алган да йөзенә суккан. Мигрант кызның артыннан бара башлаган, бары тик бер узгынчы гына бу хәлгә игътибар иткәч, ул кызны эзәрлекләүдән туктаган. Йөгерергә дип чыккан кыз кыйналуын теркәп, полициягә гариза язган.

Соңрак кыска шорты кигәнлеге өчен яшь кызны кыйнаган мигрантта шизофрения авыруы барлыгы ачыкланган.

“112” Телеграм-каналы язуынча,  ул Таҗикстаннан Русиягә психик авыруын дәвалар өчен килгән. Бер ел дәвамында – психоневрология диспансерында, соңыннан амбулатор рәвештә дәваланган. Мигрант Подмосковьеда картәнисе белән абыйсы фатирында яшәгән.

“112” язуынча, вакыйгага бер көн алда аңа психиатрия ярдәме чакырткан булганнар. Әмма табиблар госпитализация таләп ителми дингән фикергә килгән. Ә бүген иртән  егет  югарыда язылган 22 яшьлек кызга һөҗүм иткән.

Эчке эшләр министрлыгында мигрантны тоткарлаулары турында хәбәр итәләр. Егетнең торак-коммуналь оешмада эшләве ачыкланган. Аңа карата кыйнаулар маддәсе буенча җинаять  эше кузгатканнар. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас