

Түбәнге Тагилда күп катлы йорт фатирында психик авырулы ир бер атна хатыны белән 7 яшьлек улын чыгармыйча, бикләп тоткан.
E1.ru порталы язуынча, дару эчүдән туктавы сәбәпле, сакчы булып эшләгән Виталийның август урталарында психик халәте начарайган. Ул хатыны Алёнадн телефонын тартып алган һәм аны өйдән чыгармый башлаган.
Хатыны исеменнән Виталий аның куркуга төшкән туганнарына җаваплар язган. Алёнага исә ул үз телефоны аша шалтыратырга рөхсәт иткән, әмма анда да һәр әйткән сүзен контрольдә тоткан. Хатыны каршы дәшкән саен аны тукмаган.
Шулай да Алёена туганнарына хәбәр җибәрә алган. “Без тоткынлыкта, аңарда пистолет та, пычак та. Ярдәм итә алсагыз, яхшы булыр иде. Мөмкинлек булганда язам да тизрәк җуям”, –дигән Алёна.
Смс-ны алган туганнары полиция чакыртканнар. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре штурм белән фатирдан ана белән баланы азат иткән. Виталийны наручникларда полиция бүлегенә алып киткәннәр.
Чыганак: lenta.ru