

Республика прокуратурасы Әбҗәлил районында яшәүче иргә карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Тикшерү версиясе буенча, 2022 елның ноябрендә ир-ат интернет аша билгесез адәмнәр белән гражданнарның акчаларын урлау өчен алдан килешү төзегән.
Алар Башкортстан һәм Татарстан республикаларында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә телефон аша шалтыратып, аларның туганнары катнашлыындагы юл-транспорт һәлакәте, хокук саклау органнары һәм зыян күрүчеләр белән мәсьәләне хәл итү өчен акча тапшыру кирәклеге турында хәбәр иткән. Каза күрүчеләр акчаны курьерга (гаепләнүче нәкъ ул да инде) тапшырганнар.
Шулай итеп, явыз ниятле кешеләр 15 кешегә 3,5 млн сумга якын зыян китергән. Гаепләнүче җинаять кылуда гаебен өлешчә генә таныган. Җинаять эше Бәләбәй шәһәр судына җибәрелгән.
Шундый хәбәрләрне укыганда бер нәрсәгә генә эч поша. Көн саен ничәмә кеше алдануын язып-сөйләп-күрсәтеп торганда, нишләп соң гражданнар шулкадәр еш алдана?
Чыганак: bashinform.ru