

Новосибирскида яшәүче ир балалар мәйданчыгында чит баланы каеш белән кыйнаган. Ирнең бу гамәлләрен видеога төшереп торганнар.
Видеороликтан күренүенчә, ир елап торган малайның куллары һәм аякларына каеш белән суга. Шул ук вакытта ул баланы балалар йортына кайтарырга вәгъдә итә. Бу хәлне башка балалар күзәтә, аларныд берсе дә “тәрбия процессы”на кысылмый.
Mash Siberia басмасы язуынча, вакыйга Плановый поселогында теркәлгән. Шаһитлар аңлатуынча, малай рөхсәтсез икенче баланың велосипедында йөреп килгәнгә күрә ир аңа каеш белән һөҗүм иткән.
Видео кадрлары белән полиция кызыксынган. Вакыйганы тикшерүчеләр өйрәнә башлаган.
Һәрхәлдә малай зыян итсә дә, яхшы белән яманның ни икәнен сүз белән дә аңлатып була бит. Кешегә аң-акыл шуның өчен бирелмәгән мени? Исең-акылың китәр, валлаһи...
Чыганак: lenta.ru