

Башкортстанда дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре “права”сы ялган булган водительне тоткарлаган. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында республиканың баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьяновны белдерде.
Вакыйга Дәүләкәндә булган. Полиция хезмәткәрләре ВАЗ-21099 белән идарә итүче 30 яшьлек водительне документларын тикшерү өчен туктаткан. Машина йөртү таныклыгын тикшергәндә алар документның ялган булуын ачыклаганнар. Дәүләт автоинспекциясенең мәгълүмат базасы хезмәткәрләрнең шиген раслаган, әлеге документ башка кешенеке — 30 яшьлек хатын-кызныкы – булып чыккан.
Ир-атны урындагы полиция бүлегенә тикшерү өчен алып килгәннәр. Автомобиль махсус автостоянкага урнаштырылган. РФ ҖК 327 маддәсе буенча ялган документлар ясау турында җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Чыганак: bashinform.ru

