Җинаять һәм җәза
18 август 2023, 14:46

Кызларга ышанырга ярыймы?

Санкт-Петербург шәһәрендә хәрби комиссариатны яндырырга маташкан мигрантны кулга алганнар.

qalampir.uz Кызларга ышанырга ярыймы?qalampir.uz Кызларга ышанырга ярыймы?
Кызларга ышанырга ярыймы?Фото:qalampir.uz

 

Үзбәкстаннан Русиягә эшкә килгән 24 яшьлек Давронбек Юлдошев Санкт-Петербург шәһәрендә интернетта Телеграм-каналда акчага егетләр белән очрашучы бер кыз белән таныша. Акча күчергәннән соң кыз аның белән очрашырга ризалаша. Тик... Очрашыр алдыннан ул егеткә Петроград районындагы хәрби комиссариатка ут төртергә куша.

Егет, кыз белән бик очрашасы килгәндер инде, рюкзагына бер шешә бензин салып хәрби комиссариатка юллана һәм аны шунда кулга алалар: хәрби комиссариат янында буталып йөргән егетне  үтеп баручы полиция хезмәткәре күреп кала.

Кыз дигәнең Украина махсус хезмәтендә эшләгән бер хезмәткәр булып чыккан. Нәкъ ул егетне хәрби комиссариатны яндырырга үгетләгән. Бәхеткә, егетнең телефонында ул “кыз” белән язышкан хатлары сакланып калган.  

Юлдошевны оешкан төркем составында теракт эшләргә җыенуда гаепләп 9 октябрьгә кадәр кулга алганнар.

Чыганак: kommersant.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас