Җинаять һәм җәза
18 август 2023, 03:55

Фатиры улына эләкмәсен өчен

Их, бу хәсрәт-аталарны!

Туймазыда  республиканың суд приставлары 42 яшьлек ирне  балигъ булмаган баласы алдында  ата бурычын үтәргә мәҗбүр иткәннәр. Озак вакыт ата бурычын үтәмәгән  һәм күчемсез милек белән бәйле хәлләрдән соң ир, җинаять эше ачуларыннан куркып, улына бүлмәдәге өлешне бүлеп язган.

“Суд 2021 елда  туймазылыны баласына алиментлар түләргә мәҗбүр иткән, әмма ата кешене улына акча биреп барырга җыенмаган да. Эшсез ир ата бурычларыннан, элекке хатыныннан, соңыннан исә суд приставларыннан да кулыннан килгәнчә качып йөргән. Качкан атаны башкарма эзләүгә игълан иткәннәр. Качып йөргән ир тик ятмаган. “Тапкыр” ата күчемсез милеге өчен куркып, әмма закон белән махинациядә батырлык күрсәтеп, бертуган апасы белән үз фатирын читләштерү максатында ялган килешү төзегән.  Моны ул күчемсез милеге кагылгысыз булыр дигән өметтә эшләгән”, – дип сөйлиләр бу хәл турында БР буенча Федераль суд приставлары хезмәте идарәсендә.  

“Тапкырлыгы” ирне тоттырган да инде. Закон тарафыннан  бурычлыларның арест салынган милекне өченче шәхесләргә тапшырырга маташулары өчен җинаять эше каралган. Сул приставы  фатирны бүләк итүнең ялган икәнлеген тиз ачыклаган һәм дәлилләр дә китергән. Иргә җинаять эше янаган. Шунда гына ул законны законлы рәвештә алдап булмаганлыгын аңлаган. Беренче суд утырышыннан соң  ир, фатирдагы бүлмәне улы файдасына күчереп язып, бурычын каплаган. Яклар үзара килешкән. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас