Җинаять һәм җәза
15 август 2023, 08:11

16 яшьлек үсмер ни өчен кунак кызын үтергән?

Бу коточкыч вакыйга Хәйбулла районында август башында теркәлде. 

социаль челтәрләр.социаль челтәрләр.
Фото:социаль челтәрләр.

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгына хокук саклау органнарындагы үз чыганагы Хәйбулла районында  17 яшьлек кызны үтерүнең беренчел версиясе хакында сөйләгән.

“Беренчел версия буенча, кич йөрергә чыккан 16 яшьлек үсмер, башкалар кебек үк, алкоголь эчемлекләр кулланган. Кәеф-сафа кору тәмамлангач,  үсмер бу авылга әнисенең апасына кунакка килгән  17 яшьлек кызны өйгә кадәр илтеп куярга тәкъдим иткән. Кыз ризалашкан, ул үсмер белән  балачактан ук  таныш булган,  шуңа ышангандыр да. Машинада кыз, имеш,  үсмергә “син исерек, руль артына утырганың өчен җаваплылыкка тарттырырга мөмкиннәр” дип сөйләнә башлаган. Бәлки, нәкъ шушы сүзләр егетнең арытаба кылынган гамәлләренә юл куйгандыр да”, – ди агентлык әңгәмәдәшчесе.

Рәсми версия буенча түбәндәгеләр билгеле. 9 август кичендә балигъ булмаган кыз-малайлар компаниясе авылдан ерак түгел хәмер эчеп, күңел ачкан. Үсмерләр өйләренә таралыша башлагач, җинаятьтә шикләнелүче 17 яшьлек кызны өенә илтеп куярга тәкъдим иткән. Кайтышлый алар сүзгә килгән. Шулчак үсмер кызны авыл читенә алып чыккан һәм башына балта белән суккан. Җәрәхәтләнгән кыз үлгән. Соңыннан ул аның гәүдәсен юлдан читкәрәк сөйрәгән һәм качкан. Борылганда машинасын бәрдергән.  

Соңрак бу үсмер өйгә кайтмаган кызны башкалар белән эзләшеп тә йөргән әле...

Тоткарланган үсмергә “үтерү” маддәсе буенча гаепләү карары чыгарылган. Зилаер районара суды әлегә аны ике айга сак астына утырткан. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас