Җинаять һәм җәза
14 август 2023, 07:11

Үсмер кызларны җенси коллыкка сатканнар

Мескен кызлар...

daytimenews.rudaytimenews.ru
Фото:daytimenews.ru

Русиядә алты хатынны  13-17 яшьтәге балигъ булмаган үсмер кызларны  сатып, Бахрейнга (Фарсы култыгындагы суверен дәүләт)  җенси коллыкка сатуда гаеплиләр. Үсмер кызларны, паспортларын тартып алып, фахишәлек белән шөгыльләнергә мәҗбүр иткәннәр.  

“Хатыннарның берничәсе Русиядә кызлар табып, аларны  җинаятьчел төркемгә 7-14 мең доллар бәягә саткан. Икенчеләре кызларны урында (Бахрейнда) көтеп торган”, – дип яза бу хакта “Известия”.

Кызларга бу максат өчен чит ил паспортлары рәсмиләштергәннәр. Тик Бахрейнга килеп җитү белән аларның документларын тартып алганнар, айлар  тышка чыгармаганнар, тукмап, наркотик матдәләр кулланырга мәҗбүр иткәннәр.

2023 елның февралендә Кабарда-Балкария буенча Тикшерү комитеты фахишәлек оештыруда һәм көч кулланып балигъ булмаганнарны проституция белән шөгыльләнүгә җәлеп итүдә шикләнелгән алты кешегә карата җинаять эше ачты. Хәзерге вакытта алар барысы да сак астында. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас