Җинаять һәм җәза
12 август 2023, 05:37

"Пәрәвез"гә эләккән

ЮХХДИ хезмәткәрләре 81 штрафы булган водительне тоткарлаган.

"Пәрәвез"гә эләккән"Пәрәвез"гә эләккән
"Пәрәвез"гә эләккән

БР ЮХХДИ хезмәткәрләре Белорет районында 81 штрафы булган Шевроле водителен тоткарлаган.

"Пәрәвез" системасына Стәрлетамак-Белорет-Магнитогорск юлында "Шевроле Лачетти" автомобиле китеп баруы турында сигнал килгән. Шуннан бу машинаны полиция туктаткан. Автомобиль хуҗасы - 28 яшьлек Сибайда яшәүче егет. Мәгълүмат базасында документларын тикшергәндә егеткә 81 тапкыр штраф салынуы һәм аның 58 мең сумлык бурычы барлыгы ачыкланган.

Бу урынга килгән Суд приставлары тиешле документларны рәсмиләштереп, автомобильне "штрафстоянка"га алып киткәннәр.

"Пәрәвез" системасы-юл һәлакәтеннән качып киткән, урланган машиналарны видеокамералар аша автомат рәвештә күзәтү өчен булдырылган яңа программа.

sklauto.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас