

Подмосковьеда яшәүче хатын, әнисен күп тапкыр пычак белән чәнчеп, үз-үзенә кул салырга тырышкан. Могҗиза белән генә исән калган пенсионер хатын, ашыгыч ярдәм чакыртып, кызының гомерен саклап кала алган.
SHOT Telegram-каналы мәгълүматы буенча, фаҗига Черноголовкадагы күп катлы бер йорт фатирында чыккан. 43 яшьлек Вера 73 яшьлек әнисе белән яши. Алар арасында кайвакыт талаш чыга торган булган. Чираттагы бер җәнҗал вакытында Вера, кызып китеп, пычакка үрелә һәм әнисенең күкрәген, кулларын яралый.
Әнисе һушын югалта башлагач, Вера үз-үзенә кул салмакчы була. Шулчак ана кеше аңына килә һәм ашыгыч ярдәм чакырта. Хәзерге вакытта ике хатын да - реанимациядә.