Җинаять һәм җәза
10 август 2023, 10:16

Водитель һәлакәт булган урыннан качкан

Әмма ике сәгатьтән соң ул кире килгән. 

Водитель һәлакәт булган урыннан качканВодитель һәлакәт булган урыннан качкан
Водитель һәлакәт булган урыннан качкан

Әбҗәлил районында Renault Logan машинасы шоферы җәяүлене бәрдертеп качкан.

Кичә, 9 августта, төнге сәгать уникедә, Стәрлетамак-Белорет-Магнитогорск юлында 59 яшьлек Чиләбе өлкәсе кешесе "Рено Логан" руле артында 44 яшьлек җәяүлегә бәрдергән. Шуннан соң ул һәлакәт булган урыннан киткән, ләкин ике сәгатьтән соң бу урынга кире килгән. Җәяүленең хәле бик алама булган, ул ашыгыч ярдәм машинасында вафат булган.

Шофер сүзләренчә, төн булуына карамастан, юл буйлап баручы ирнең киемендә яктылык кайтаручы элементлар булмаган.

Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү башланган.

Водитель һәлакәт булган урыннан качкан
Водитель һәлакәт булган урыннан качкан
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас