Җинаять һәм җәза
10 август 2023, 09:30

Премияне “оста” язучы директор суд алдына басачак

Шулай, акча кайвакыт күзне томалый инде ул...

Премияне “оста” язучы директор суд алдына басачакПремияне “оста” язучы директор суд алдына басачак
Премияне “оста” язучы директор суд алдына басачак

    Башкортстан мәктәпләренең берсендә  элекке  директор премия түләүләре белән махинация өчен суд алдына басачак. Калтасы районы прокуратурасы мәгариф оешмасының элеккеге җитәкчесенә карата “ришвәт алу” маддәсе буенча җинаять эшенә кагылышлы  гаепләү нәтиҗәсен раслаган.

    “Прокурор тикшерүе материаллары җинаять эше кузгату өчен сәбәп булып тора. Тикшерү версиясе буенча, 2019 елның октябреннән 2021 елның июнь аена кадәр ир-ат  алты хезмәткәргә югары премияләр исәпләгән. Соңыннан аның таләпләре буенча педагоглар аңа  түләүләрнең 4 меңнән 20 мең сумга кадәр өлешен кире  тапшыралар”, -  дип хәбәр итәләр  БР прокуратурасының матбугат хезмәтендә.

   Элеккеге директорның җинаятьчел гамәлләре нәтиҗәсендә 236 мең сумлык зыян китерелгән.

   Гаепләнүче үз гаебен өлешчә таныган. Җинаять эше Краснокама районара судына  җибәрелгән.

Чыганак: Башинформ

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас