Җинаять һәм җәза
9 август 2023, 06:49

Исең-акылың китәр!

Ничек шулкадәр беркатлы булырга мөмкин ул?

Уфада яшәүче 64 яшьлек ир мошенниклык хакында гариза белән полициягә мөрәҗәгать иткән. Хәл болай булган. Уфалыга банк хезмәткәре шалтыраткан. Шалтыратучы уфалы  исеменә билгесез кешеләр кредит рәсмиләштерүен һәм банк исәпләре белән бар да тәртиптә булсын өчен тиз арада кредит алып, акчаларны “хәвефсез исәп”кә күчерергә кирәклеген хәбәр иткән. Бу шартларга риза ир, банкка барып, 700 мең сум күләмдә  кредит рәсмиләштергән һәм аферист әйткән исәпкә акчаларны күчергән. Иң кызыгы (кызганычы, дисәм дөресрәк булыр) шул: акча күчерергә ниятләгән уфалыны полиция хезмәткәрләре туктатырга теләгән, әмма шул вакытта телефон трубкасы аша ят тавышлар ишеткән мошенник уфалыга башка банкоматка барырга күндергән. Шушы ук схема буенча ир төрле банк бүлекләрендә берничә кредит рәсмиләштергән һәм мошенниклар исәпләренә 3 миллионга якын акча күчергән.

Әмма аферистлар монда гына туктап калмаган. Берникадәр вакыттан соң  иргә шалтыратып, мошенниклар аның күчемсез милеген тартып алырга теләвен хәбәр иткән. Моны булдырмас өчен “ялган хезмәткәр” ирне фатирын сатып, акчаларны шулай ук “хәвефсез исәп”кә күчерергә (имеш, соңрак шул ук акчага фатирны кире сатып алыр өчен) күндергән. Бу “хезмәткәр” фатир сату операциясен тизрәк башкарып чыгар өчен риэлторлар номерларын да биргән. Аферистлар инструкциясе буенча уфалы фатирын 3,5 миллион сумга саткан һәм акчаларны аларның үк исәпләренә җибәргән.

Ирне талап туктагач, мошенниклар аның хатынына күчкән. Шалтыратучылар, шулай ук сезнең исемгә 700 мең сум кредит рәсмиләштерделәр, аны тиз үк каплатыр өчен акча җибәрергә кирәк дип янә ышандырган. Зыян күргән ир мошенникларга 200 мең сум акча җибәргән. Шуннан соң гына уфалы, мошенниклар корбаны булуын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас