

2021 елның 11 маенда Казан мәктәбендә күпләп кеше үтергәне өчен гомерлеккә хөкем ителгән Илназ Галәвиев махсус режимлы «Кара дельфин» колониясенә җибәреләчәк. Галәвиевның срогын үтәү урыны Татарстан прокуратурасында ачыкланды.
6нчы төзәтү колониясе Ырынбур өлкәсенең Соль-Илецк шәһәрендә урнашкан. Анда максималь җәза алган тоткыннар утыра. 7 августта Түбәнге Новгородтагы Гомум юрисдикциядәге дүртенче апелляция суды хөкем ителгән Галәвиевның шикаятен караганнан соң, аны гамәлдән чыгару өчен нигез тапмады. Шушы көннән алып аңа карата чыгарылган хөкем карары үз көченә керә.
13 апрельдә Татарстан Республикасы Югары суды Галәвиевны тугыз кешене үтергән өчен гомерлеккә ирегеннән хөкем итте. Суд 667 зыян күрүченең мораль компенсация түләтү турындагы таләпләрен өлешчә – 22 миллион сумга – канәгатьләндерде.
2021 елның 11 маенда иртә таңнан кулына корал алган Галәвиев, үзе кайчандыр белем алган 175нче гимназиягә килеп, балаларга һәм укытучыларга ут ачты.
Чыганак: lenta.ru