

Сигезенче сыйныф укучысы полициягә килеп, җинаять кылуын танып, күрсәтмә бирә: ул Санкт-Петербургта реле шкафын яндыруын таный. Һәм икенче курста укучы студент егетнең аңа реле шкафы урнашкан координатларны бирүен дә түкми-чәчми сөйләп бирә.
SHOT Telegram-каналы мәгълүматы буенча, Колтуши шәһәрендә яшәүче 15 яшьлек Кирилл яшьтәш дусты белән 25 июльдә Университет һәм Мартышкино станцияләре арасындагы перегонда тимер юл корылмаларына ут төртергә маташуларын сөйли. Малайлар реле шкафын хәтта ача да алмыйлар, шуңа корылмага яндыргыч сыекча сибәләр дә ут төртәләр һәм качып китәләр. Реле шкафына тамчы да зыян китерә алмыйлар, әлбәттә.
Шул вакыттан алып Кирилл вөҗдан газапларыннан җәфаланган һәм август башында түзмичә төн уртасында полиция бүлегенә килеп, барын да сөйләп биргән. Кирилл ут төртеп яндырылырга тиешле реле шкафы координатларын аңа Мурманск диңгез балык сәнәгате колледжы студенты бирүен дә сөйли.
Милекне юк итүгә омтылу өчен җинаять кузгатылган. Кириллны кулга алганнар, аның иптәшен җибәргәннәр, наводчик студентны эзлиләр.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.