

4 августта Белгород өлкәсенең Разумное поселогында югалган укучы кызның гәүдәсен авыл читендәге зиратта тапканнар.
15 яшьлек Вика кичке сәгать алтылар тирәсендә өйдән тышта йөрергә дип чыгып киткән. Әмма куна кайтмаган. Кызның якыннары тиз үк полициягә һәм волонтерларга мөрәҗәгать иткән. Эзләүләргә Белгород өлкәсенең самооборона көчләре дә кушылган.
Нәкъ алар авыл зиратында кичә, 6 августта, Виканың җансыз гәүдәсенә тап булган да инде. Вакыйга урынына килгән тикшерүчеләр кызны үтергәннәр дигән нәтиҗә ясаган. Үсмерне мәсхәрәләгәннәр дигән мәгълүмат та бар.
Хокук саклау органнары җинаять кылучыны эзли. 45 яшьләр чамасындагы бер ирне шик астына алганнар. Төбәктә актив рәвештә ориентировкалар тараталар. Җинаять эшен тикшерү барышын Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин үз контроленә алды, дип хәбәр ителә ведомствоның матбугат хезмәтендә. Ул вакыйганың билгеләнгән шартлары турында доклад бирүне таләп итте.
Чыганак: lenta.ru