Җинаять һәм җәза
7 август 2023, 06:10

Ханым полиция хезмәткәренең аягына типкән

Эчсәң, буеңа сеңдер, дип юкка әйтмиләрдер инде...

Ханым полиция хезмәткәренең аягына типкәнХаным полиция хезмәткәренең аягына типкән
Ханым полиция хезмәткәренең аягына типкән

Башкортстанда яшәүче исерек хатын поездда полиция хезмәткәренең  аягына типкән – эшләр Чишмә  район судына кадәр барып җиткән.

БР прокуратурасының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2023 елның маенда иртәнге якта исерек ханым Чишмәдән Уфага баручы электричка вагонында булган. Җәмәгать тәртибен бозу сәбәпле, аның янына шәхесен ачыклау өчен полиция хезмәткәре килгән. “Документларыгызны күрсәтегез!” дигән таләпкә хатын полиция хезмәткәренең аягына тибә...

Гаепләнүче үз гаебен таныган.  Суд аңа шартлы рәвештә 1 ел да 8 ай срогы белән ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләгән.

Чыганак: Башинформ

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас