

Башкортстан халкы телефон мошенникларының кармагына эләгүдән туктамый. БР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, узган тәүлектә республиканың эчке эшләр органнарының дежур частьләренә алдау турында 27 хәбәр килгән.
Мәсәлән, РФ Эчке эшләр министрлыгының Белорет районы бүлегенә 43 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Аңа таныш булмаган номердан берәү шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштырган. Ул хатынга җинаятьчеләр аның исеменә кредит рәсмиләштерергә һәм акча үзләштерергә тырышалар дип хәбәр иткән. Акчасын саклап калу максаты белән яңадан кредит рәсмиләштерергә һәм шул акчаны «хәвефсез» счетка күчерергә күндергән. Мондый "киңәшләр" буенча, зыян күрүче 398 мең сумлык кредит рәсмиләштергән һәм аларны җинаятьче әйткән счетларга күчергән.
Шундый ук хәл Туймазы районында яшәүче тагын бер кеше белән дә булган. Монда 27 яшьлек егет шундый ук мошенниклык схемасы буенча банкның ялган хезмәткәрләренә 280 мең сумнан артык акчасын күчергән.
Уфада яшәүче бер хатын да инвестицияләр белән бик тиз генә баерга өметләнеп, акчасын югалткан. Мошенникларга ул 92 мең сум күчергән.
Мошенниклыкның барлык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылган.
Ксения Калинина фотосы.